Татарстан Росреестрында бакча җирләренә кадәр газны ничек бушлай үткәрергә кирәклеге турында аңлатттылар

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстанда 196 бакча ширкәтендәге 16,5 мең йорт хуҗалыгы социаль газлаштыру  шартларына туры килә.РФ Президентының СНТ бушлай догазификацияләү буенча йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан, Росреестр бакчачылар өчен гади һәм аңлаешлы формада гражданнарга әлеге социаль программада катнашу процедурасын ачыкларга ярдәм итәчәк методик кулланма эшләде. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның февралендә Федераль Җыенга Юлламасында дәүләт башлыгы торак пунктлар чикләрендәге бакча ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертү кирәклеге турында белдерде. Сүз торак пунктларда торак йортлар урнашкан бакча җирләре чикләренә кадәр газны бушлай үткәрү турында бара. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, кыскача методик кулланмада программада катнашу өчен кирәкле шартлар язылган: 1. СНТ торак пункт чикләрендә урнашырга тиеш. 2.Торак пункт газлаштырылырга тиеш яисә газлаштыру программасы агымдагы елда СНТ чикләренә кадәр газ челтәрләре төзүне күздә тота. СНТНЫ догазификацияләү планнары-графиклары субъектларның хакимият органнары тарафыннан раслана. СНТНЫ догазификацияләү программасыннан өч адымда файдаланырга мөмкин. Беренче адым. Беренче чиратта, милекчегә, әгәр ул моны эшләмәгән булса, торак йортка милек хокукын теркәргә кирәк. Игътибар итәргә кирәк, әгәр участокта бакча йорты булса, аны торак йортка күчерергә кирәк (РФ Хөкүмәтенең 28.01.2006 № 47 карары нигезендә). Әгәр бакчачының җир кишәрлегенә хокукы булмаса, ул аны 2031 елның 1 мартына кадәр, 25.10.2001 № 137-ФЗ Законның 3 статьясының 2.7 пунктында каралган очракта, милеккә сату-алу үткәрмичә генә, түләүсез сатып алырга мөмкин. Тагын да тулырак русча вариантта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International