Татарстан Росреестры 42 меңнән артык ташламалы ипотека теркәгән

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Аның  - 7,8 меңнән артыгы агымдагы елда теркәлгән. Бүген, 1 июльдә, төзүчеләргә ярдәм итү өчен 2020 елда пандемия фонында башланган дәүләт программасының гамәлдә булуы тәмамланды.

Ул гамәлдә булган чорда татарстанлылар 42 меңнән артык ташламалы ипотека рәсмиләштергән. Ташламалы ипотека дәүләт программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә кагылышлы гаризаларның күп өлеше төзелештә өлешләп катнашу шартнамәләренә туры килә-35 меңнән артык, аннан соң сату-алу шартнамәләре бара – 5,1 меңнән артык. Агымдагы елда 6 ай – гыйнвар-июнь айларында Татарстан Росреестры тарафыннан 7 816 ташламалы ипотека теркәлгән. "1 июльдә дәүләт ярдәме белән ипотекаларның бер төре генә тәмамланды. Билгеле булганча, күп кенә гражданнар, ташламалы ипотека кулланып, инвестицияләү максатыннан күчемсез милек сатып алганнар. Әмма торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гади гражданнар өчен башка дәүләт программалары гамәлдә булуын дәвам итә. Мәсәлән, 2030 елга кадәр озайтылган гаилә ипотекасы; вакыты чикләнмәгән авыл ипотекасы; IT-ипотека. Шулай ук укытучылар һәм оборона комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кредитларын киңәйтергә тәкъдим итәләр. Кыскасы, гражданнарның төрле категорияләренә исәпләнгән төрле дәүләт программалары бар", - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International