Анатолий Иванов җаваплы хезмәтләргә балыкчыларны бозга чыгудан тыю бурычын йөкләде.

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Районда су басу турында бүген муниципалитетның иртәнге планеркасында 5 нче ЗПСО начальнигы Сергей Зимин хәбәр итте. Район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә алар су басуның иң начар сценарийлары һәм аны кисәтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Синоптиклар якын көннәрдә яңгыр һәм җылыну вәгъдә итә, бу актив рәвештә кар эреүенә китерәчәк. Елгалар тула, аларда суның максималь дәрәҗәсе нормадан югарырак булыр дип көтелә. Ул - 16 сантиметрдан 77 сантиметрга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Вахит һәм Старый Закамский авыллары , Ушма елгасы бассейнындагы торак йортлар су басу мөмкинлеге зонасына эләгергә мөмкин. Зур су турыдан-туры транспорт элемтәсеннән аерырга мөмкин булган кешеләргә  азык-төлек һәм медикаментлар запасы, авария-коткару инвентары белән тәэмин ителергә тиеш.

Балыкчылар турында аерым сөйләшергә кирәк. Балык тотучылар үзләре турында уйламыйлар, аларга балык кына булсын. Ә Нократ елгасындагы  бозның структурасы инде йомшак, нык түгел. Статистика буенча суда үлүчеләрнең 15-20 проценты нәкъ менә язгы чорга туры килә. 2021 елда Пятилетка поселогы янында   Түбән Камадан 63 яшьлек балыкчы су астына төшеп һәлак булган иде.Бу фаҗига март аенда булды.

- Мин кичә Нократ өстендә  дистәләгән балыкчыларны үзем күрдем. Фаҗига булганны көтмәгез! Рәсми тыюга кадәр һәркем белән аңлату эшләре алып барыгыз, - дип йөкләде Район Башлыгы җаваплы хезмәтләргә.

Район башлыгы шулай ук балаларның иминлегенә  тагын да күбрәк игътибар итү кирәклеген искәртте. Белем бирү оешмаларында инде тормыш дәресләре бара, аларда боз һәм язгы су басу чорында үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International