Иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында белдерү

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  һәм Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты «2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын аулау лимитын раслау турында " Татарстан Республикасы Рәисе Указы проекты» дәүләти экологик экспертиза объекты буенча планлаштырылган (билгеләнгән) хуҗалык эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүнең беренчел материаллары турында җәмәгатьчелек фикер алышулары башлануы турында хәбәр итә. Шулай ук 2024 елның 1 августынан 2025 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә  болан, Себер кыр кәҗәсе, затлы болан, таплы болан, селәүсен һәм бурсыкларны тоту лимиты һәм квоталары турында хәбәр ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International