Изге Рамазан аенда эшкуарлар, депутатлар, Красная Горка авыл җирлегендә яшәүчеләр Мамадыш" совхозы поселогында "Рәхимле" мәчете өчен " бинаның бөтен катларына җитәрлек итеп йомшак келәмнәр бүләк итттеләр. Чыгымнарның иң күп өлешен якташыбыз Илфат Гайнанов үз өстенә алды, аңа Ришат Госамов, Ринат Ефимов, Артем Рыжков кушылдылар. Мәхәллә мөселманнары 60 мең сумга якын акча җыйган иде. Хәзер инде тәрәзәләргә жалюзи куярга планлаштыралар.