2024 елның 1 июленнән физик зат банкротлыгы өчен кайбер мәгълүматларны, әгәр техник мөмкинлек булса, автомат рәвештә сораячаклар

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Банкротлык өчен кайбер кәгазь белешмәләр тәкъдим итәргә кирәк булмаячак. КФҮ банкротлык турында белешмәләр урнаштыргач, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша (алга таба - система) түбәндәгеләрне  сораячаклар:

Федераль салым хезмәте - пенсия алу турында белешмә;

Федераль суд приставлары хезмәте һәм Россия социаль фонды - башкарма документны бирү һәм аны үтәмәү турында белешмә

Россия социаль фонды - бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле пособие алу турында белешмә

Җавап бирү өчен: салым хезмәтенә -  3 эш көне, калганнарына - 2.

Әгәр дә кәгазь белешмәдәге мәгълүмат Система мәгълүматлары белән туры килмәсә, соңгысына өстенлек биреләчәк.

Әгәр дә сорау нәтиҗәләре буенча кешенең судтан тыш банкротлык шартларына җавап бирмәве ачыкланса яки гражданны идентификацияләүче мәгълүматларның туры килмәвен ачыкласа , 1эш көне эчендә Банкротлык турында белешмәләрнең бердәм федераль реестры (ЕФРСБ) гаризаны кире кайтару турында хәбәр урнаштырылачак.

Фото: https://bankrotov.net/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International