Мамадыш районы мәдәният хезмәткәрләре фестивальдә отылган акчаларны махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен тапшырды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

 Мамадыш районында узган  "SUNYФест" Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә катнашкан һәм җиңү откан Мамадыш районының  5 экономик зонасы һәм район мәдәният йорты командалары призлы акчаларны гуманитар үзкләргә һәм волонтерларга бирергә кирәк дигән карарга килделәр. Мисал өчен, Тәкәнешлеләр Донбасстагы хәрби хезмәткәрләр өчен мобиль  мунчалар булдыруга үз өлешләрен  кертергә карар кылганнан. Исегезгә төшерәбез, Мамадышта аларны Юрис абый  Шәкүров ясый, ул быел әлеге бәйрәмне ачты: поход мунчасының мини-версиясендә беренче булып боз трассасынан шуып төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International