Район башлыгы Анатолий Иванов махсус хәрби операциядә катнашучы Максим Перминов гаиләсе белән очрашты
Мамадыш мәктәп-интернатында Максим Перминов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.
Туөан җирләреннән читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнендә Мамадыш интернат-мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында өстәл теннисы буенча турнир узды.
Бу ярышлар әлеге уку йорты укучысы Максим Перминовның әтисе истәлегенә багышлана, ул махсус хәрби операциядә хезмәт иткәндә һәлак була.
Максим Перминов 1991 елның 14 февралендә Алабуга районының Олы Елово авылында педагог һәм эшче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда спорт чараларында актив катнаша. Футбол, волейбол, баскетбол уйнарга ярата. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Россия армиясе кораллы көчләре сафларына чакырыла. Ракета гаскәрләрендә рядовой дәрәҗәсендә йөк транспорты йөртүчесе вазифасында хезмәт итә.2022 елның 27 сентябрендә Максим махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Соңгы тапкыр 2023 елның сентябрендә ялга кайткан булган. 2024 елның 5 гыйнварында һәлак була. Максим Перминов РФ Оборона министрлыгының II дәрәҗә «Хәрби батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Турнирның мактаулы кунаклары арасында Максимның хатыны Светлана да була. Аларның олы уллары Святослав Мамадыш мәктәп-интернатында укый ә кечесе Игнат «Нократ»балалар бакчасында тәрбияләнә.
- Без Максим белән бик горурланабыз, һәм ул әле дә безнең белән бергә кебек тоела. Район хакимиятенә, әти - әниләребезгә һәм якыннарыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм, - дип уртаклашты Светлана.
Ярышларда республика районнарыннан 23 команда катнашты. Ярышлар судьясы Олимп спорт мәктәбе укытучысы Игорь Пупышев булды.
Ярышлар 2024 елга «Татарстан Республикасы инклюзив спорт үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының ярышлар календаре нигезендә республикада интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен спортны үстерү максатыннан уздырылды.
Бурычлар булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау һәм популярлаштыру, ОВЗ белән авыручыларны социализацияләү, командада эшләү күнекмәләренә һәм конкурентлык көрәшенә өйрәтү тора.
Сүз уңаеннан, Мамадыш интернат-мәктәбен тәмамлаган ике кеше Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган:
Сафиуллин Виктор Викторович, 1984 елда туган,
Хадиев Фәрхәт Айрат улы, 1997 елда туган.
Дүрт укучының әтиләре -контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр:
Перминов Максим Владимирович (һәлак булган), Шәехов Илнур Радик улы (һәлак булган),
Иван Волков, Руслан Галиев.
СВО зонасында булган хәрбиләргә мәктәп-интернаттан даими гуманитар ярдәм күрсәтелә.