Мамадыш районында РФ Президентын сайлау турында мәгълүмат бирү максатларында йортлар буенча йөрү башланды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле  Мамадыш районы сайлаучылары!

2024 елның  17 февраленнән  07 мартына  кадәр сайлаучыларга Россия Федерациясе Президентын сайлау көне, вакыты һәм урыны, шулай ук тавыш бирү формалары турында мәгълүмат бирү максатында участок сайлау комиссияләре әгъзалары фатирлар һәм өйләр буенча йөреп чыгачак.

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сезгә Россия Президенты сайлаулары турында сөйләячәк һәм кайбер мәгълүматларны ачыклаячак. Анкетаның берничә минутлык кыска сорауларына җавап бирү күп вакытыгызны алмаячак.

Өйләр һәм фатирлар буенча йөрүче комиссия әгъзаларының махсус экипировкасы – Россия Президентын сайлау символикасы төшерелгән япма, значок һәм бейдж була. Аларның  үзләре белән сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы  һәм паспортлары да   булачак.

Татарстан Республикасы Мамадыш районы территориаль сайлау комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International