Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Мамадышта «Нократ» сәнәгать мәйданчыгында булды. Район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә алар булачак картон-кәгазь комбинаты территориясен карап чыктылар.
«Реком» ҖЧҖ үз эшчәнлеген Яр Чаллы территориясендә алып бара инде - картон һәм кәгазь тара җитештерә.
- Хәзер безгә чимал сатып алырга туры килә. Мамадышта КБК ачу аны үзебез җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр барысы да килеп чыкса, гофралы продукция җитештерү өчен чимал алу буенча икенче линия дә барлыкка киләчәк, - дип сөйләде бүген "Реком" ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Сергей Брюхов.
Сергей Брюхов промпаркның техник яктан булган уңайлыкларга игътибар итүе турында әйтеп узды. Шулай ук район башлыгы Анатолий Ивановның кызыксынучан, алга карап эшләүче җитәкче булуын билгеләп үтте.
Бу предприятиедә 25 кеше эшли алачак,хезмәт хакы 50000 булыр дип көтелә. Бүгенге көндә промпаркта 26 резидент теркәлгән.