Быел кертемчеләр беренче тапкыр депозитлар буенча процентларга салым түлиячәк

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

2024 елда физик затлар беренче тапкыр кертемнәр буенча процентлардан салым түләячәк. Искәртеп узабыз, закон проекты 2020 елда ук кертелгән иде. Салымны 2023 елда әлеге кертемнәрдә акча саклаучылар һәм күләме салым салынмый торган суммадан артып китә торган процентлар исәпләнгән кешеләр түләячәк.

Салымны санаганда, гражданинның бөтен банкларда сумнарда һәм валютада булган барлык счетлар һәм депозитлар буенча 2023 ел өчен алынган процент керемнәрен исәпкә алачаклар. Кертемнәрне ачу сроклары һәм аларның күләме әһәмиятле түгел. Әмма кертем 1 проценттан азрак керем китерә яки кертем мирас буларак калган икән, бу очракта аларга салым салынмый, дип яза РБК.

Шул ук вакытта, мондый керемнәрне декларацияләргә кирәкми. 2024 елның 1 февраленә кадәр банклар түләнгән процент суммалары турындагы мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә үзләре җибәрәчәк. Шуннан соң салым хезмәте төрле клиент оешмаларыннан клиент турында мәгълүматлар китерәчәк, салымны исәпләячәк һәм кешегә аның күләме хакында хәбәр итәчәк. Салымны 2024 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Тулырак русча вариантта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International