Тыл ветераны Рашит Галиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Мамадыш районы җитәкчелеге, шәхсән район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән тыл хезмәтчәне, Ишки авылында туып-үскән Рәшит Галиевне 90 яшьлек юбилее белән Ишки авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Венера Мостафина котлады.

Рәшит Галиевичның тормыш юлы җиңел булмаган. Бөек Ватан сугышында әтиләре һәлак булганнан соң кечкенәдән әнисенә колхозда булышкан, авыр эшләр башкарырга туры килгән. Армиядә хезмәт итеп кайткач, туган колхозында эшли башлый. 1959 елның апрелендә Алабуга фельдшерлык курсларын тәмамлаган Фаяга өйләнә. Алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшит абый колхозда 40 ел шофер булып эшләгән, ә Фая апа 35 ел кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган.  Бүген алар кадерле әти-әни, бәхетле әби һәм бабай. Рәшит Галиевич, сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның ихтирамын тоеп яшәвегезне теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International