Мамадыш шәһәрендә яшәүче Анна Пашинага 95 яшь тулды

2024 елның 2 феврале, җомга

Мамадышта яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Пашина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән Мамадыш районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Римма Хәмзина котлады. Шулай ук Анна Сергеевнага Россия президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды.

Тормыш авырлыкларына карамастан, Анна Сергеевна үзендә яшәргә һәм шатланырга көч таба.

- Мин бай әби. Минем биш оныгым, сигез оныкчыгым һәм өч оныкчыгым бар! - дип мактана юбилярша.

Юбиляр бүләкләр һәм теләкләрне шатланып  кабул итте. Ә кунаклар, саубуллашканда, озын гомерле ханымның 100 еллыгына котлаулар белән килергә вәгъдә иттеләр. Анна Сергеевнаны юбилее белән тагын бер кат котлыйбыз һәм аңа рух күтәренкелеге телибез, туган-тумачалары һәм балаларының яраткан әбисе булып яшәргә язсын!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International