Ни өчен кадастр бәясе ЕГРН күчермәсендә чагылмаска мөмкин?

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры 2024 елның 1 гыйнварыннан күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү тәртибен аңлатты.

Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 елларда Татарстан Республикасы территориясендә барлык категориядәге җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына чираттагы Дәүләт кадастр бәясе бирелде. Әлеге бәяләү нәтиҗәләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.

Бүгенге көндә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү буенча вәкаләтләр «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУГА («ЦГКО»ДБУ) бирелгән.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елдан башлап кадастр исәбенә куелган яңа төзелгән күчемсез милек объектларының һәм кадастр бәясе күләменә тәэсир итүче характеристикалары үзгәргән күчемсез милек объектларының (мәйдан, рөхсәт ителгән файдалану төре, объектның билгеләнеше, объектның урынын (адресын), стена материалларын һәм башкаларны) кадастр бәясе түбәндәгечә билгеләнә: 

Күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан Роскадастры 3 эш көне дәвамында күрсәтелгән объектлар турында мәгълүматны «ЦГКО»ДБУнә җибәрә.

Әлеге мәгълүматларны алган көннән алып 10 эш көне дәвамында «ЦГКО» ДБУ кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр алып бара.

«ЦГКО» ДБУнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча электрон документ формасында кадастр бәясен билгеләү турында акт төзелә. Аннары, 3 эш көне дәвамында, акт Татарстан Роскадастрына ЕГРНга кадастр бәясе турында мәгълүмат кертү өчен җибәрелә. Билгеләнгән тәртип буенча, кадастр бәясе турында мәгълүматны алганнан соң 5 эш көне эчендә ЕГРНга кертергә кирәк.

Кадастр бәясен билгеләү процедурасы өчен, вакытны исәпкә алып, Татарстан Роскадастры һәм «ЦГКО» ДБУ арасында мәгълүмат алмашуга 21 эш көне бирелә.

Шулай итеп, дәүләт кадастр исәп-хисабы нәтиҗәләре буенча бирелә торган ЕГРН өземтәләр күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүматны үз эченә алмаячак. ЕГРН алынган өзектә кадастр бәясе турында мәгълүмат булмау техник хата түгел!

21 эш көне тәмамланганнан соң кадастр бәяләмәсе нәтиҗәләрен электрон ресурслар ярдәмендә Росреестрның рәсми сайтында белергә мөмкин булачак (rosreestr.gov.ru) «online режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат» сервисында, «дәүләт хезмәтләре» порталында Шәхси кабинет аша, шулай ук кадастр бәясе турында шәхси мөрәҗәгать аша МФЦга күчермә сорап алырга мөмкин. Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында ЕГРН Өземтә теләсә кайсы затның соравы буенча бушлай бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International