Мамадыш районында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган чаралар оештырылды. Шулай ук районыбызда яшәүче Валерий Классенга "Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә" билгесе тапшырылды. Аңа ашамлыклар җыелмасы да бүләк итттеләр, район башлыгының теләкләрен тапшырдылар, яшәү шартлары белән дә кызыксындылар.
Валерий Ивановичның тормышы сугыш һәм блокадалы Ленинградтан башлана. Ул 1941 елның 6 апрелендә туган, 22 июньдә сугыш башланган, ә 8 сентябрьдә шәһәр блокадасы һәм 1942 елның март ахырында гына гаилә эвакуацияләнә алган. Ул әле сабый булса да, гаиләне ачлыктан үлемнән коткаруда зур роль уйный, мәсәлән,үзенең олы абыйсын. Күкрәк баласына сөт бирелә бу вакытта. Әниләре аны ике баласына тигезләп бүлеп ашата. Шулай итеп, алар икесе дә исән калалар. Бу истәлек аның абыйсы язганннарда саклана.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, якташыбыз актив тормыш алып бара. Мәсәлән узган ел паруслы яхта төзеп, аның белән суда йөзгән.