2024 елның 19-23 гыйнварында Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Родные-Любимые» Бөтенроссия гаилә форумында мамадышлылар катнашты.

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

 Аның кысаларында ил Президенты Владимир Путин Гаилә елына старт бирде.

Форумда Татарстан Республикасы делегациясе составында Мамадыш ГХАТ бүлеге коллективы йөзеннән бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм белгеч Гүзәл Ибраһимова катнашты.

«Родые-Любимые" форумы буыннар аралашуы, балалар һәм өлкәннәр иҗаты өчен киңлек булды, Россия Федерациясе субъектларының казанышларын гаиләләрнең уңышлары, гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре призмасы аша күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.

“Бу Россия төбәкләре гаиләләре белән эшне күрү, үз тәҗрибәләрең белән уртаклашу һәм хезмәттәшләреңнән үзең өчен яңа һәм кызыклы мәгълүматны үзләштерү өчен искиткеч мөмкинлек булды",-дип уртаклашты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Әлфәт кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International