Зәркән әйберләрен сайлау буенча тәкъдимнәр

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Зәркән әйберләрен сатып алганда, без зиннәтле аксессуар гына түгел, ә кыйммәтле инвестиция активына да акча салабыз. Шуңа күрә бизәнү әйберләрен сайлауга җаваплы карарга кирәк.Россия Федерациясендә кыйммәтле металл һәм асылташлар әйләнеше тәртибе «Кыйммәтле металлар һәм асылташлар турында» 1998елның 26 мартындагы 41 номерлы Федераль закон, «Кыйммәтле металлар һәм асылташлар турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 6 маендагы 394 номерлы карары белән көйләнә. Кыйммәтле металлдан һәм кыйммәтле ташлардан эшләнмәләр сату үзенчәлекләре ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрендә, озак вакытлы куллану товарлары исемлегендә, шул ук төп кулланучылар сыйфатларына ия булган товарны аңа түләүсез бирү турында кулланучы таләбе кагылмый торган, мондый товарны ремонтлау яисә алмаштыру чорына, һәм алмаштырылмый торган тиешле сыйфатлы булмаган товарлар исемлегендә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә раслаулар) күрсәтелгән.

Зәркән бизәнү әйберләре базарында алтын, агалтын, көмеш, шулай ук кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар белән эшләнгән әйберләр күп. Зәркән кибетләрендә, кызганычка каршы, сыйфатсыз продукция сату очраклары да булгалый.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, берничә файдалы киңәш биреп, кыйммәтле металлдан сыйфатлы бизәнү әйберләрен сайлап алуда ярдәм итәр.

Зәркән эшләнмәсендә проба булуын тикшерергә кирәк. Бу эшләнмәнең ялган булмавын һәм чыннан да кыйммәтле металлдан эшләнгән булуын раслый торган үзенә күрә бер гарантия булып тора.

Эшләнмәнең җеп һәм пломба белән беркетелгән биркасы аның паспорты булып хезмәт итә.

Тышкы яктан зәркән эшләнмәсендә кыршылган урыннар, ярыклар һәм җөйләр булмаска тиеш. Ташлар ныклап беркетелгән булырга, ә келәләре эшли торган булырга тиеш.

Кибеттә бүләк сайлаган вакытта 100% дәрәҗәдә уйлап эш итәргә кирәк, чөнки сатып алучылар истә тотарга тиешле әһәмиятле кагыйдәләрнең берсе – зәркән эшләнмәләре кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый, чөнки алар РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы карары белән расланган кайтарылырга яки шундый үк үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төстәге яки комплектациядәге товарга алмаштырылырга тиешле булмаган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә кертелмәгән.Шушы гади киңәшләрне истә тотып, сез аның хуҗасын озак еллар матурлыгы белән сөендерерлек сыйфатлы һәм чын зәркән бизәге сайлап ала аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International