2023 елда Татарстанда ипотека килешүләре саны 60%ка диярлек арткан.

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, узган ел йомгаклары буенча Татарстан күчемсез милек базарында ипотека килешүләре күләме 111,6 меңнән артык тәшкил иткән. 2022 елда бу күрсәткеч 70,6 мең тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, 2022 ел белән чагыштырганда, республика халкы җир кишәрлекләрен сатып алганда кредит акчаларын 60% ка ешрак куллана башлады (2023 елда зуда барлыгы 50 меңгә якын ипотека теркәлгән иде). 

Торак һәм торак булмаган биналарга ипотекалар саны якынча 30% ка арткан (тиешле рәвештә 60 меңгә якын һәм 2,6 мең ипотека). 2022 елда бу күрсәткечләр 45,3 мең һәм 2 мең тәшкил иткән.

"Узган ел безнең ведомство 2022 ел белән чагыштырганда 58% ка күбрәк ипотека теркәгән. Шул ук вакытта кредит оешмаларыннан электрон рәвештә килгән документлар өлеше 85% тәшкил итте, димәк, күпчелек очракта (96%) ипотека килешүләре 24 сәгать эчендә теркәлгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Шулай ук Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстан Росреестры тарафыннан 13,5 меңнән артык ташламалы ипотека теркәлгән, бу 2022 елга караганда 2 тапкыр күбрәк.

ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев:

«2023 ел ипотека килешүләре саны буенча рекордлы булды, аларның күбесе төзүчеләрдән сатып алулар иде. Күчемсез милеккә кызыксыну ташламалы, гаилә һәм авыл ипотекасы программалары, шулай ук ана капиталы ярдәмендә арта. Бүгенге көндә бу ярдәм программалары дәвам итә һәм сатып алучылар арасында активлык югары дәрәҗәдә саклана.

Гомумән алганда, узган елда күчемсез милек объектларына карата теркәү-исәп-хисап гамәлләренең гомуми саны 1,6 млн. га якын тәшкил итте! Бу 2022 елга караганда 51% ка күбрәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер ел эчендә физик затлар тарафыннан 1 млн. га якын хокук теркәлгән, юридик затлар өчен – 85 меңнән артык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International