Мамадыш районнында тыл ветераннарын котладылар

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Мамадышта яшәүче тыл хезмәтчәне Сәрвәр Мөхәммәди кызы Сафинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Владислав Захаров үз исеменнән һәм район җитәкчелегеннән бүләкләр тапшыру өчен әлеге тантанада катнашты.

- Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Сәламәтлек, бәхет , тыныч тормыш сезгә һәм сезнең гаиләгезгә, дип үзенең теләкләрен җиткерде ул юбилярга. Владислав Захаров Сәрвәр апаны 100 яшьлек  юбилее белән котларга килергә дә сүз бирде.

 Сәрвә апа гомер буе фабрикада эшләгән, шуннан лаеклы ялга киткән.

Шулай ук үзләренең 90 яшьлек юбилейларын Кемешкүл авылыннан Бибизөһрә Нәҗип кызы Закирова, Түбән Якы авылыннан Хәдичә Исхак кызы Исхакова, Комаровка авылыннан Анастасия Алексеевна Фадеева билгеләп үттеләр. Аларның язмышлары күп яктан охшаш. Сугышның авыр елларында, өлкәннәргә һәм үз гаиләләренә ярдәм итү өчен, туган колхозларында эшләделәр, анда лаеклы ялга чыкканчы эшләделәр. Бүген юбилярлар балаларының кайгыртуы һәм игътибары белән әйләндереп алынган.

90 яшь - олы тормыш тәҗрибәсе, белем һәм акыл хәзинәсе тупланган мактаулы яшь. Тыл хезмәтчәннәребезгә күпьеллык хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә! Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез! Юбилей белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International