Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен Росреестр һәм Роскадастр Татарстан Республикасы буенча белгечләре 24 гыйнварда 10:00 дән 12:00 гә кадәр кабул итәчәк Татарстанлылар торак һәм бакча йортларын, шул исәптән «дача амнистиясен», гаражларны - «гараж амнистиясен», шулай ук шәхси торак төзелеше, бакчачылык, яшелчәчелек һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү белән бәйле кызыксындырган сорауларны бирә алалар. Татарстан башкаласында шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линия» бүлегендә басылып чыкты. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!