Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов - "Служение" Бөтенроссия премиясе лауреаты

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов - "Служение" Бөтенроссия премиясе лауреаты булды.Тантана «Кече ватан – Россия көче» форумы кысаларында узды, анда дәүләт башлыгы Владимир Путин да килде.

- Без еш кына муниципаль хакимият кешеләргә якынрак дип әйтәбез. Әлбәттә, шулай да ул. Безнең гражданнарның көндәлек тормышы сыйфаты турыдан-туры шуңа бәйле. Яңадан кабатлап әйтәсем килә: нәкъ менә муниципаль дәрәҗә, җирле үзидарә безнең зур илебезнең образын билгели, чөнки кешеләр үзләренең бүгенгесен һәм киләчәген күрә. Бу премия - үз көчләрен, энергиясен җибәрүче һәм гади, гадәти ситуациядә шәһәр һәм бистәләрдә яшәүчеләр өчен бик мөһим бурычлар хәл итүче кешеләргә хөрмәт күрсәтү, бу торак пунктларны үзгәртеп коруга ярдәм итә. Нәкъ менә шундый конкрет үзгәрешләрдән - кешеләр тормышы өчен, аларның иминлеге өчен - яңа зур уңышларга юл башлана, ә туган җирләргә мәхәббәттән - төрле, уникаль, кабатланмас урыннарга карата - безнең уртак суверенитет кыйммәтләрен, Россиянең ирекле үсеше, безнең үз киләчәгебезне билгеләү хокукыбызны аңлау барлыкка килә. Һәм, һичшиксез, бернинди шик-шөбһәсез, без бу хокукны гарантиялибез, - диде РФ Президенты.

Тантаналы сәламләүдән соң ул махсус номинация лауреатларын шәхсән үзе котлады, кулларын кысты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

«Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе Президент күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә куелды. Бүләк җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән муниципаль берәмлек вәкилләренә 10 номинация буенча бирелә. Быел РФ нең 89 субъектыннан 19 мең тирәсе гариза каралган, шуларның 433 е "Кеше язмышы - Ватаныбыз горурлыгы" махсус номинациясендә бирелгән.

Шунысын да әйтеп узаорга кирәк,  Анатолий Ивановның кандидатурасын «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе тәкъдим итте. Премияне оештыручылар Мамадыш районы башлыгының һөнәри һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнделәр.

 Премиянең уңышына үз өлешләрен якташларыбыз да кертте:  мамадышлылар, татарстанлылар аны халык тавыш бирү этабында  аның кандидатурасын хуплап тавыш бирделәр.

Район башлыгы үзенең телеграмма-каналында «Мин бик бәхетле! Минем командага, якташларыма, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт " дип язып чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International