Уңайсыз һава шартлары (көчле кар, көчле җил, буран һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән) сәбәпле , Идел буе федераль округы территориясендә 11.30 минуттан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларының 1 участогында йөк транспорт чаралары һәм автобуслар өчен хәрәкәтне вакытлыча туктатып торачаклар.
М-7 «Волга» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа, 735-1166 км (озынлыгы 426 км); Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.