Татарстан Республикасы федераль автомобиль юлларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

М5 трассасының 1194-1370 км аралыгында шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк автомобильләре хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Бу — Оренбург өлкәсе, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларында «Урал» Мәскәү - Рязань - Пенза - Самара - Уфа - Чиләбе участогы.

«Чикләүләр 15.20 сәгатьтән алып һава шартлары яхшырганганга кадәр кертелә», – дип билгеләп үттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Шулай ук, Татарстанда федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Пассажир автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк транспорты өчен хәрәкәт 17.00 сәгатьтән чикләнгән. Бу хакта «Волга-Вятскуправтодор» оешмасы хәбәр итә.

Чикләүләр түбәндәге участокларда:

  • М7 трассасы — Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан – Уфа;
  • М7 трассасы — Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы;
  • М7 трассасы — Кировка керү юлы;
  • Р241 трассасы — Казан – Буа – Ульяновск;
  • Р239 трассасы — Казан – Оренбург - Акбүләк - Казахстан Республикасы белән чик;
  • Р239 трассасы — аэропортка керү юлы;
  • А295 трассасы — Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М7 «Идел» автомобиль юлы
  • 151 трассасы — Цивильск – Ульяновск.

Чикләүләр һава шартлары яхшырганга кадәр сакланачак.

Дәүләт автоинспекциясе, бик кирәк булмаган очракта, торак пунктлардан читкә чыкмый торырга киңәш итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International