«Татарстан Республикасының иң яхшы ТИҮсе» республика конкурсы игълан ителде

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Территориаль иҗтимагый үзидарәне төзүнең максаты - гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча үз инициативаларын мөстәкыйль һәм үз җаваплылыгы астына алу. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 459 ТИҮ төзелде. Аларның эш нәтиҗәләрен гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү, гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итү, ТИҮ эшчәнлеге территорияләренең иминлеген тәэмин итү, шулай ук аларның эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту кебек критерийлар буенча бәяләү нигезендә республика бюджетыннан грантлар бүлеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International