Ксения Римляныни храмының якшәмбе мәктәбе каршындагы Православие театры артистлары башкала халкы алдында чыгыш ясарга әзерләнә. А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә алар "Раштуа тарихы" турында сөйләячәк. Пушкин картасы буенча кереп була. Исегезгә төшерәбез, "Ковчег" православие театрына 20 ел. Анда якшәмбе мәктәбе укучылары уйный, бүген анда 60 лап бала белем ала. Балаларга хәтта каллиграфия дә- матур язу дәресләре -укыталар.