Сорау: мин 9 яшьлек баланы бер атнага әбисе янына җибәрергә теләдем. Ярты көн поездда станциягә кадәр барырга үзен генә җибәрергә теләдем. Әмма тимер юл кассасында миңа билет сатудан баш тарттылар, чөнки мондый кечкенә балага ялгыз йөрү тыела. Бу чыннан да шулай?
Җавап: Әйе. РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 27 маендагы 810 номерлы карары белән расланган эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган шәхси, гаилә, өй һәм башка ихтыяҗлар өчен пассажирларны, шулай ук йөкләрне, багаж һәм йөк багажын тимер юл транспортында йөртү буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 29 пунктына ярашлы рәвештә, 10 яшькә кадәрге балаларның ерак юлга баручы поездларда өлкәннәрдән башка йөрүе рөхсәт ителми, гомуми белем бирү оешмаларына бару өчен тимер юл транспортыннан файдаланучы укучылардан тыш.