Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләренә 5 баллы шкала буенча милек хокукларын теркәү тизлеген, документларны кабул итү шартларын, теркәү процедурасын яисә аның этапларын электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеген һ.б. бәяләргә тәкъдим итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча һәр күрсәткеч буенча уртача балл 4,8 тәшкил итте. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023 елда Татарстан эшмәкәрләре күчемсез милек объектларына 15 мең тирәсе хокук теркәгән (кагыйдә буларак, бу төзелә торган йортлардагы фатирлар, шулай ук офис биналары). КУЭ вәкилләре мөрәҗәгатендә күчемсез милекне рәсмиләштерү кыскартылган срокларда уздырыла.
«Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен Татарстан Росреестры бизнес алып бару процедурасын гадиләштерә. Аерым алганда, безнең ведомство эшкуарлык җәмгыяте өчен дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча берничә чара гамәлгә ашыра. Барыннан да элек, сүз күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү срокларын 9 эш көненнән 5 көнгә кыскарту турында бара», - дип билгеләп үтте инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александр Абдуллин. Моннан тыш, Татарстан Росреестры эксперты сүзләренә караганда, кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләре өчен КФҮ офисларында аерым кабул итү оештырылган. Милек хокукын теркәүне үткәрү нәтиҗәләре турында смс-мәгълүмат аша белергә мөмкин. Документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча сораулар барлыкка килгәндә, 8(843)255-24-20 телефоны буенча бушлай консультация гамәлдә.