Мамадышта тагын бер Яңа ел алды ярминкәсе планлаштырылган. Шәһәр халкының күпсанлы үтенечләре буенча авыл хуҗалыгы сәүдәсе җомга көнне булачак. Бүген аны гомумрайон планеркасында хәбәр итттеләр. Һәр ярминкәдә шәхсән үзе катнашып, халык сораулары белән танышып йөреп, Анатолий Иванов киләсе елда авыл сатучылары ассортиментында булырга тиешле мәҗбүри товарлар исемлеген формалаштыруны сорады.
-Әгәр сатып алучы шимбә көнне Совет урамында узучы ярминкәгә авыл каймагы сатып алырга дип килгән һәм аны тапмаган икән, ярминкә аңа ошамаячак. Ул кабат монда бөтенләй килмәскә дә мөмкин. Кибеттә дә сатыла торган тозлы ризыклар белән генә эллә кая китеп булмый. Ассортиментны киңәйтергә кирәк, - дип тәкъдим итте район башлыгы.