«Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләк әзерләде 

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

«Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләк әзерләде.  Яңа ел алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан Республикасының барлык районнарыннан СВО катнашучылары гаиләләренә зур ярдәм акциясе оештырды. Алар беренче кирәк булган товарларның зур җыелмаларын алачак, аларның һәркайсы уртача ярты елга исәпләнгән. Бүләкләрнең гомуми саны  37 млн сумга тигез, ул 267,2 тонна тәшкил итә. Республика шәһәрләре һәм районнарына бүләкләрне җибәрә башладылар  инде. Җыелма составына кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, коры чистарту чаралары һәм сабын керә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренә ярдәм узган елдан бирле уздырыла. Быел беренче тапкыр СВОда һәлак булганнарның гаиләләре әгъзаларына аерым ярдәм күрсәтеләчәк. Алар көнкүреш химиясенең зур җыелмаларын, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына исәпләнгән азык-төлекне алачаклар. Азык-төлек җыелмасы составына он, карабодай ярмасы, дөге, макарон, шикәр, балык консервалары һәм Казан май комбинатының майлы продукциясе (үсемлек мае, майонез, кетчуп) керә. Шулай ук бу хәйрия акциясе кысаларында "Нәфис" фонды СВОда һәлак булганнарның балаларына татлы Яңа ел бүләкләре җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International