Муниципалитет бинасында Мамадыш районының террорчылыкка каршы комиссиясенең җиденче киңәйтелгән утырышы узды
Утырышны муниципаль район башлыгы, район АТК комиссиясе рәисе Анатолий Иванов ачты.
Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук район прокуроры Евгений Пучкин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге башлыгы Рәмис Гафуров, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча СУ Алабуга МРСО җитәкчесе Артур Ситдыйков катнашты.
Сүз җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү, чит ил гражданнарының хокук бозуларын профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында барды. Шулай ук җәмәгать транспортын, мәктәп автобусларын, ашыгыч ярдәм кареталарын транспорт иминлеген тәэмин итүче техник чаралар белән җиһазландыру турында. Баш муниципаль психолог психологик куркыныч төркемнәре булган мәгариф учреждениеләрендә профилактик эшне камилләштерү чаралары турында чыгыш ясады.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында муниципаль район территориясендә террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында район башлыгы Анатолий Иванов сөйләде. Әлеге күренешләргә юл куймау буенча чаралар күрергә, барлык структураларның, башкарма хакимият органнарының, территориаль хакимият органнарының, җирле үзидарә органнарының яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү чорында чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.