Мамадыш 14нче тапкыр Татарстанда төзекләндерү буенча лидер дип танылды

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2022 елда ел саен үткәрелә торган «иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Җиңүчеләргә ТР Министрлар Кабинеты дипломнарын тапшырды.

Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан конкурска йомгак ясау яхшы традициягә әверелде.

Конкурсның максаты-торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзекләндерелгән торак пунктка Конкурс 7 номинация буенча үткәрелә, шулай ук төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, иң яхшы торак милекчеләре ширкәте һәм күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма сайлана.

«15 меңнән 30 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар» номинациясендә I урынны Мамадыш шәһәре, II урынны Буа шәһәре, III урынны Баулы алды. «1 меңнән 5 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар» номинациясендә Мамадыш районы Красногорка авыл җирлеге I урын, Иннополис шәһәре – II урын һәм Баулы районы Кызыл Яр авыл җирлеге - III урын. «1 меңгә кадәр кеше яши торган торак пунктлар» номинациясендә дипломның I урыны өчен Мамадыш районының Сон авыл җирлеге, II урын - Минзәлә районының Югары Тәкермән авыл җирлеге, III урын – Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылы бүләкләнде.

Мамадыш районы өстәмә рәвештә бүләкләнде - конкурста актив катнашкан өчен Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинеты Дипломын тапшырды.

- Мамадыш районы актив үсеш ала һәм төзекләндерелә, шул исәптән федераль акчалар җәлеп итү, бөтенроссия дәрәҗәсендәге программаларда катнашу хисабына да. Бу мактаулы. Анатолий Петровичның территория үсешенә керткән шәхси өлеше зур, - дип бәяләде Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге.

Исегезгә төшерәбез, конурс җиңүчеләре акчалата премияне Татарстан Республикасы бюджетыннан премия фонды акчалары хисабына ала. Мәсәлән, шәһәр өчен бу 435 мең сум.Мамадыш башкарма комитетында Совет урамында термо-получаш сатып алуга һәм урнаштыруга, шулай ук декоратив подстветка элементларын  урнаштыру өчен тотылачак.

 Красногорка авыл җирлеге 360 мең сум премия алды.Акчалар Рус Пакшины авылы клубын ремонтлау һәм яңа җиһаз алу өчен, җылыту сиситемасын ясау өчен тотылыр дип планлаштыралар. Сон авыл җҗирлеге 323 мең сум күләмендә акча алды. Бу акчалар Урта Сон авылында спорт мәйданчыгын койма белән әйләндереп алу һәм Сабан туе уза торган иәйданны матурлау, яхшырту өчен тотылачак дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International