Татлы яңа ел бүләкләрен сайлау буенча Роспотребнадзор идарәсе тәкъдимнәре

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүләкләрне оешкан төстә сәүдә урыннарында сатып алырга, рөхсәт ителмәгән сату урыннарыннан һәм башка андый  урыннардан качарга кирәк, аларда сыйфатсыз товарны сатып алу куркынычы күпкә югарырак. Татарстан Республикасы Таможня берлегенең «Азык-төлек продукциясе аның маркировкасы өлешендә» ТС 022/2011 Техник регламенты нигезендә төгәл, укыла торган һәм, аңлашыла торган маркировкага игътибар итәргә кирәк.

Конфет сайлаганда шоколадлыларны сайлау яхшырак, чөнки аларда бик күп файдалы микроэлементлар бар. Зефир составында хайваннар да, үсемлекләр дә майлары бөтенләй юк.

Конфетларның бер өлешен файдалырак тәм-томнар белән алыштырырга мөмкин: киптерелгән җиләк-җимеш һәм җиләкләр, мюсли батончиклары, чикләвекләр (көчле аллерген булган җир чикләвегеннән тыш) һ. б.

Татлы Яңа ел бүләген сайлау өчен җаваплы карарга кирәк, шул чакта гына  уңай эмоцияләр, куркынычсызлык һәм балагыз сәламәт булыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International