Район башлыгы Анатолий Иванов бүген Яңа ел каникуллары вакытында ял итүне оештыру өчен җаваплы хезмәттәшләре белән очрашты. Якындагы көннәрдә мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре 2024 елның 8 гыйнварына кадәр балаларның ял программасын раслау өчен тапшырырга тиеш. Анатолий Иванов яшьләр белән эшләүнең яңа, заманча форматы кирәклегенә игътибар итте. Квантум үзәге, Мамадыш шәһәренең балачак һәм яшүсмерләр йорты инде бу йөкләмәгә җавап бирде-анда беренче диджитал-турнирда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан иттеләр.