2023 елның 5 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә башта циклон, аннары арктик антициклон йогынтысы астында һава температурасының шактый түбән төшүе һәм аномаль-суык һава торышы көтелә.
5- 6 декабрьдә урыны белән явым- төшем, төнлә буран көтелә.Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, 5 декабрь төнендә урыны белән 15-17 м/с тизлеккә кадәр көтелә.5 декабрьдә температура төнлә -8..-13°, көндез -6..-11° тәшкил итәчәк.. 6 декабрь төнендә температура -14-19°кә кадәр төшәчәк, көндез -12 -17° салкын көтелә.