РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социальләштерү программаларын үстерүнең Федераль үзәге Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган һәм 2023 елның 12-14 декабренә планлаштырылган «Җылылык бүләк итәм» ("Дарю тепло") социаль урам акциясендә катнашырга чакыра. Әлеге чараны уздыру кысаларында һәр гаилә өчен бәйрәмнең әһәмияте, аңа яшүсмерләрне әзерләү турында сөйләшергә тәкъдим ителә. Балаларга шуны да искә төшерү мөһим: башкаларга файдалы эшләр эшләргә омтылу, безнең ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү, аларны бүләкләр һәм игътибар белән шатландыру - Яңа ел бәйрәменең чын тылсымы чагыла. Рәсми булмаган әңгәмәдә балаларга яшүсмерләр үзәкләрендә, мәдәният, мәгариф, спорт, ял итү өлкәләрендә яңа ел алды чараларына кушылырга яки волонтер булырга тәкъдим итәргә мөмкин.
Безгә кушылыгыз! Теркәлү түбәндәге сылтама буенча:https://u.to/APrYHw