Мамадыш районында катлаулы һава шартлары сәбәпле "Буран"планы гамәлгә кертелде. Бу хакта Мамадыш районы Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Гомумән алганда, район юлларындагы хәл контрольдә. Барлык кирәкле техника, юл һәм коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимына күчерелгән. Районның эре предприятиеләре һәм учреждениеләре техникалары да җәлеп ителгән. Автомобиль хуҗаларына сәяхәтләрдән тыелырга, бик кирәк булганда гына юлга чыгарга һәм транспорт чарасын юл кырыенда калдырмаска киңәш итәләр.