«Сибур Нижнекамскнефтехим» командасы «Безнең заман-Безнең заман»XI еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленең Гран — при иясе булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Казанның «Пирамида»сында Гала-концерт кысаларында узды. Төп бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Республика башлыгы карары белән Гран-при акчалата премиясе Күләме 1 млн сумга кадәр арттырыла.
Гала-концертка килгән тамашачыларны Россиядә яшәүче халыкларның бай мәдәниятен чагылдырган 40тан артык концерт номеры көтә. Гала-концертта өч зона этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшылары катнашты. Фестивальнең беренче зона этабы Яр Чаллыда 6-7 октябрьдә, икенчесе Әлмәттә 13 һәм 14 октябрьдә узды. Соңгы, өченче зона этабы Казанда 20 һәм 21 октябрьдә узды. Быел, 11 нче фестиваль сезонында, ТРның 43 муниципаль берәмлегеннән 190 предприятие, оешма, учреждениедән 1,5 меңгә якын эшче яшьләр вәкилләре катнашты. Катнашучылар традицион рәвештә Хореография, Музыка һәм Дан минуты номинацияләрендә ярыштылар.
Быелгы фестивальнең яңалыгы булып «зирәклек һәм остазлык»номинациясендә кубоклар тапшыру булды.
Бу кичне «зирәклек һәм остазлык» Кубогы республиканың өч районы — Мамадыш, Чүпрәле һәм Зәй районнары башлыкларына тапшырылды. Моннан тыш, яңа кубок Казан дары заводы, «Аммония», «Нижнекамскнефтехим», «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчеләренә, Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибына, "Татнефть», "КАМАЗ", ПАО "Туполев" филиалы Казан авиазаводына һ.б. тапшырылды.