Мамадыш шәһәре башкарма комитетында 2024 елда "Безнең ишегалды" республика инициативасы кысаларында ремонтланачак ишегалды территорияләре исемлеген игълан иттеләр. Мамадыш шәһәрендә Давыдов урамындагы 166,168 һәм Тукай урамы 4 йорт адресы буенча урнашкан ишегалдылары.Тукай урамы 4 йорт адресы буенча яшәүчеләр программа аларны сайлаганны көтеп тормадылар, ә Татарстанның иң яхшы 200 йорты өчен тавыш бирү вакытында максималь активлык күрсәтеп, ишегалдының язмышын үзләре хәл итттеләр.
Авыл җирлегендә программа кысаларында ремонт тагын да күбрәк а ишегалларына кагылачак: "Мамадыш" совхозы поселогында Тынычлык урамы, 7, 11, Мәктәп урамы, . 14, 14 "В", 4, 6, 8 йортларның ишегалды. "Пятилетка" совхозы поселогында , Бакча урамы, 3 нче йорт, Берсут авылы, Яр буе урамы, 22 йорт , Кама урман хуҗалыгы авылында Селенгур урамы, 8 йорт, Түбән Тәкәнеш авылында Куйбышев урамы, 18, 174 йорт, Соколка авылы, Урман урамы, 1, 2 йортларның ишегаллары..