Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркын төзү дәвам итә

2023 елның 27 октябре, җомга

Мамадышка ратрак китерелгән. Кар тракторы булачак экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы территориясендә тау чаңгысы юлларын  һәм чаңгы трассаларын әзерләү өчен кулланылачак. Масштаблы төзелешнең беренче этабы ахырына якынлаша.Киләсе кышта Мамадыш халкы һәм кунаклары спорт инвентаре прокаты пунктыннан файдалана алачак һәм төрле авышлыклы өч трассаны бәяли алачак. Хәзер электр линияләрен төзү һәм монтажлау эшләре тәмамлана. Киләсе этап - күтәргеч төзү.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Мамадыш бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсында җиңү яулады. 80 миллион сум күләмендә федераль ярдәм, 22 миллион сум республика һәм җирле бюджеттан кергән акчалар быел үзләштереләчәк. Киләсе сезонда Вятканың сул ярының төньяк-көнчыгыш битләвен төзекләндерү дәвам итәчәк Татарстанның бер районында да булмаган зиплайн, балалар уен комплексы, бау паркы барлыкка киләчәк, балалар һәм тюбинг сөючеләр өчен күтәргечләр белән аерым шуу урыны оештырылачак. 

Парк территориясе шәхси инвестицияләр хисабына да үсеш алачак. Хәзер үк аның янында туклану пунктлары, йога-үзәк төзелеше турында билгеле, сигез катлы кунакханә проекты турында да фикер алышалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы берничә елда Мамадыш туристларны үзенә җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен берничә уңышлы омтылыш ясады инде. Мамадышның символы -Нократ елгасының   яр буйлары төзекләндерелде, икенче линияләрдә спорт объектлары төзелде, ачык һавада бассейн белән Пляж комплексы уңышлы эшли,  балык тоту һәм катамараннарда йөзү өчен уникаль күлләр комплексы да төзелде.

Сүз уңаеннан, Мамадыш – Татарстанда популяр булган «ЅиппуФЕСТ»креатив саналар фестиваленең туган җире. Яңа инфраструктура барлыкка килгәч, вакыйга тагын да зуррак масштаб алачак.

Исегезгә төшерәбез, парк төзелеше РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International