«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «минем бизнес» үзәге кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтте.
Әзер кулинар, икмәк-булка һәм кондитерлык эшләнмәләрен әзерләгәндә куркынычсызлыкка карата барлык таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча Инструкция һәм үз-үзеңне тикшерү буенча чек-лист Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча экспертлары тарафыннан эшләнгән.