Имбир - гадәти үсемлек. Аның бөтен кыйммәте тамырында. Имбирне Европада урта гасырда ук кулланганнар, анда ул чумадан бик яхшы профилактика чарасы дип саналган һәм бәясе дә арзан булмаган. Хәзер имбирьне дөньяның күп почмакларында үстерәләр - Кытайда, Һиндстанда, Индонезиядә, Австралиядә, Көнбатыш Африкада, Ямайкада, Барбадоста. Безнең илдә супермаркетлар киштәләрендә ул берничә ел элек күренә башлады.
Имбирне көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Аның составында гинерол бар. Ул диабеттан, артык авырлыктан, кан басымы күтәрелүдән булыша.
Имбир ябыгырга да булыша. Шуңа күрә аны төрле салатларга, чәйгә салырга киңәш итәләр. Диетологлар фикеренчә, имбир матдәләр алмашын яхшырта. Ул май күзәнәкләре таркалуга китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.
Имбир канны сыеклату үзлегенә ия. Шунлыктан ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.
Имбир – табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Шунлыктан күп кенә бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Имбир С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлангыч этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирне рационга кертү авырулардан профилактика да булып санала. Имбир, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә, анда кофеин да юк.
һәрбер әйберне куллангандагы кебек, имбирне дә чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Гастрит, ашказаны җәрәхәте һәм ашказаны-эчәк трактының башка авырулары вакытында имбирне күп ашарга ярамый. Әчелеге тәэсире аркасында ул симптомнарны кискенләштерә ала. Шулай ук югары температура вакытында да кулланырга ярамый. Имбирнең җылыту үзлекләре температураны тагын да күтәрергә мөмкин.