Урманчы авыл җирлегендә 90 яшьлек юбилее белән Новый поселогында гомер кичерүче тыл ветераны Зәйтүнә Дәүләтшинаны тәбрикләделәр.
Районыбыз җитәкчелеге исеменнән юбилярны Урманчы авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Ильмира Мугминова котлады
Юбилярның тормыш юлы Кама урман хуҗалыгы белән бәйләнгән, гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул бүген үзенең балалары һәм оныклары тәрбиясендә кадер -хөрмәттә гомер кичерә.
Тагын бер кат юбилеегызбелән сезне,Зәйтүнә ханым! Тыныч картлык, хәерле гомер, сәламәтлек телибез сезгә!