Арташ авылында яшәүче хезмәтветераны, тыл хезмәткәре Мәгъмүрә Тәхәвиевага 95 яшь тулды. Бу истәлекле дата белән аны район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов котлады. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Татартсан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов исеменнән котлау телеграммалары да тапшырды.
Мәгъмүрә апаны аылдашлары хөрмәт итә. Хезмәт юлын 13 яшьтә башларга туры килә аңа. Бөек Ватан сугышы вакытында ирләр эшен дә башкарыррга туры килә бу буын вәкилләренә. 1959 елда тормыш корып, Арташ авылында яши башлыйлар, 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар тормыш иптәше белән. хәзерге көндә улы Наил хөрмәтендә яши.
Мәгъмүрә апа, туган көнегез белән сезне! Ныклы саулык, тыныч картлык сезгә!