Салым түләүчеләрне Ачык ишекләр көненә чакыралар

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

"Татарстан Республикасы буенча 10 нчы Россия Федераль салым хезмәте районара идарәсе" салым түләүче – физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә!

2023 елның 19 октябре, 9.00- 20.00

2023 елның 26 октябре,  9.00- 20.00

Чара кысаларында барлык теләүчеләр 2023 елда милек салымнары, физик затлар керемнәренә салым буенча салым мөрәҗәгатьләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачак. Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем түләргә тиешлеге, нинди срокларда, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр. Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты" сервисында теркәү процедурасын уза алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International