Мамадыш муниципаль хезмәткәрләре Спартакиада кысаларында волейбол буенча җиңүче булдылар - алар 1 урынны яуладылар!
13-14 октябрьдә Мамадышта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Җиңү өчен 17 команда көрәште.
Мамадыш спортчыларының җиңүе-муниципаль хезмәткәрләрнең эштән тыш вакытта үткәргән зур тырышлык һәм даими күнегүләр нәтиҗәсе. Команда составында Отарка, Омар, Соколка, Көек-Ерыкса Урта Кирмән авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгының беренче урынбасары Ришат Сәмигуллин, Финанс-бюджет палатасы башлыгы Алексей Сергеев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Мозафаров уйнады.
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүче районнар спорт инвентаре сатып алу өчен акчалата бүләкләр ала алачак. Спартакиада кысаларында киләсе ярышлар бильярд буенча 16 ноябрьдә һәм мини футбол буенча 17-18 ноябрьдә узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов ике уенда да катнашачак.