Район башлыгы Анатолий Иванов үзенең шәхси битендә Изге Кыз Марияның Бөркәнчегенә багышланып, 14 октябрьдә уздырыла торган бәйрәмгә чакыру посты урнаштырган иде.
Бу көнне әлеге бәйрәм Мамадыш шәһәрендә үзәк чиркәүдә иртәнге 8 дә башланачак.
Аннары зур бәйрәм Отарка авыл ирлегендә яшәүчеләрне көтә. Монда Покрай бәрәме белән бергә авыл көне дә узачак. Бәйрәм концерты да булачак. Шулай ук мастер класслар уздырылачак, тәмле ухадан авыз итә алачак килгән кунаклар. Күңелле, кызыклы ярышларда үз көчеңне сынарга да мөмкин булачак, бәйрәм күңелле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барачак.