Мамадыш интернат-мәктәбе укучылары Сочидагы зур ярышларда җиңүче булып кайттылар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

очи шәһәрендә «Юность» спорт комплексы базасында 7-12 октябрьдә узган мини-футбол буенча зур ярышлар тәмамланды. Оештыручылар булып РФ спорт министрлыгы һәм Россия Махсус Олимпиадасы чыгыш ясый. Чарада Россиянең 17 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Мамадыш интернат-мәктәбе укучылары Сочидагы ,e зур ярышларда җиңүче булып кайттылар.

Мамадыш интернат-мәктәбе укучыларыЯрышларда Татарстан Республикасы исеменнән "ОВЗ белән авыручы балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты"ДББУ атлетларының 2 командасы чыгыш ясады. Спартакиадага аларны Татарстанның атказанган укытучысы, педагог-дефектолог Андрей Куклев һәм мини-футбол буенча тренер Вадим Мальцев әзерләгән.

Якташларыбыз барлык остазларның, ата - аналарның, хәтта район җитәкчелегенең өметләрен аклады. Мәктәп укытучылары һәм укучылары белән соңгы очрашуда район башлыгы Анатолий Иванов чираттагы тапкыр балаларның казанышларына сокланып, аларга Сочида уңышлар теләде.  Ярышлар нәтиҗәләре буенча егетләр командасы Спартакиада чемпионы кубогына ия булls, кызлар командасы, мондый дәрәҗәдәге чараларда катнашу тәҗрибәсе аз булуга карамастан, дәрәҗә пьедесталының өченче баскычына күтәрелә.

Спартакиада нәтиҗәләре турындагы хәбәрне район башкарма комитетының матбугат хезмәтенә мәктәп-интернат җитәкчесе Таһир Галимханов җиткерде.

- Педагогларыбыз белән дә, тәрбияләнүчеләребез белән дә горурланам, - дип кыскача гына, әмма эмоциональ рәвештә әлеге вакыйгага карата үз мөнәсәбәтен белдерде уку йорты директоры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International