Мамадыш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча яңа инициативаны гамәлгә ашырдылар

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Донбасстагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның, һәлак булганнарның гаиләләре,  хатыннары һәм балалары Яр Чаллы шәһәрендә дельфинарийда булдылар. Экскурсия  район муниципалитеты инициативасы буенча уздырылды. Исегезгә төшерәбез, бер атна элек район башлыгы Анатолий Иванов Башкарма комитет бүлекләренә солдатларыбызның балалары өчен ял, күңел ачу чараларын оештыру процессына кушылырга кушкан иде.

Дельфинарийга баруны, беренче 40 пассажирга өчен төшке аш ашатуны мәгариф бүлеге оештырды. Бу атнада район башкарма комитетының мәдәният бүлеге дә шул ук сандагы мамадышлыларны автоградка алып барачак.

Без дельфинарийга эләгү турында күптән хыялла идек. Теләгебез тормышка ашты.Кече кызыбыз өчен бу экскурсия беренче сәяхәт булды, хәтта автобуста йөрүне дә ул зур Маҗара итеп кабул итте. Әлбәттә, кызлар күп фотога төштеләр, әтиләренә зур фото отчет җибәрделәр, ул да безнең өчен шатланды, - дип сөйләдели мобилизацияләнгән хәрбинең тормыш иптәше Алия Галиева. 

Шунысын да өстәп әйтәбез, көз дәвамында дельфинарийга чакыруны махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык гаиләләре дә алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International