Бу шимбәдә район халкын һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар. Бу атнада ярминкәдә Урта Кирмән зонасы үткәрә. Сату иртәнге 7.00 башлана. Район башлыгы тәкъдиме белән ашау зоналары да булдырылачак.
Татарстан Республикасында 47 700 эшләүче ата-ана яшь ярымга кадәр бала карау буенча ялда булу чорында айлык пособие дә ала. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге әлеге максатларга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнашты. Аны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең XIX съезды ачылыр алдыннан үткәрделәр.