Төбәк территориясендә реаль вакыт режимында актуаль пространство мәгълүматларын бирә алачак, төзелеш һәм пространство аналитикасы өчен җир банкына керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк сервислар эшли башлаячак.
Әлеге сервислар милли киңлек мәгълүматлары системасы дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. Аны республика территориясендә гамәлгә ашыру нәтиҗәләре Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет утырышында тәкъдим ителде. Бигрәк тә халык арасында "Шәһәр төзелешен онлайн эшкәртү" , "Акыллы кадастр" сервисларына сорау зур.
Росреестр һәм Татарстан Республикасы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә, НСПД Казан шәһәренең муниципаль геомәгълүмат системасыннан, «ГЛОНАСС+112» һәм «Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү»системаларыннан кертелгән. Моннан тыш, цифрлы платформага «Татарстан Республикасының Экологик картасы»геомәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматлар биреләчәк.